Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 64 пар өчен Мендельсон маршы яңгыраячак
Татарстан башкаласында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 64 пар рәсми рәвештә никахларын теркәячәк. Бүген Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина эшлекле дүшәмбедә шулай дип белдерде.
«Бу көнне төзелгән гаилә бәхетле, озын гомерле һәм нык булачак дип санала. Шуңа күрә иртәгә «Казан» Гаилә үзәгендә һәм Казан ЗАГС идарәсенең башка бүлекләрендә дә никахлашу тантаналары узачак, чөнки яшь парларның күбесе нәкъ менә Гаилә көнендә никахларын теркәргә теләк белдергән. Бу көнне 64 пар өчен Мендельсон маршы яңгыраячак», - диде докладчы.
Ул билгеләп үткәнчә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә 2008 елдан бирле билгеләп үтелә, гәрчә ул рәсми рәвештә 2022 елда гына гамәлгә куелса да. Аның сүзләренчә, бу бәйрәм гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген искәртә, шулай ук бердәмлекне, гармонияне һәм үзара аңлашуны символлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз