Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 100 дән артык пар өйләнешә
8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда 100 дән артык пар никахлашырга ниятли. Бу бәйрәм гаилә кору өчен кирәкле иң әһәмиятле көннәрнең берсе булып кала. Тантаналы чаралар гадәти ЗАГС бүлекләре белән беррәттән, шәһәр музейларында да узачак. Бу хакта мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте.
«Казан» гаилә үзәге һәм районнардагы ЗАГС бүлекләре кебек гадәти никах теркәү киңлекләреннән тыш, яшь парларның күчмә тантаналары шәһәрнең әһәмиятле мәдәни урыннарында: Е.А.Боратынский музеенда, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музей-утарларында, Габдулла Тукай әдәби музеенда үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Казанда 11 мең 431 никах теркәлгән, бу – 2024 ел күрсәткечләреннән 2,4 процентка күбрәк сан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз