news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Гаилә» мәдрәсәсенә ярдәм өчен акча җыю игълан ителгән

Казанда «Гаилә» мәдрәсәсенә ярдәм өчен акча җыю игълан ителгән. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җибәргән мәгълүматтан күренгәнчә, ярдәм, беренче чиратта, мәдрәсәдә белем бирүче 40 мөгаллимгә каралган.

Мәдрәсәдә балалар һәм олылар – барлыгы 600дән артык укучы белем ала. Дәресләр бушлай үткәрелүе искәртелә. Мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләү өчен ай саен 200 мең сумнан артык акча, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү, җиһаз-җайланмалар сатып алу, башка чыгымнарга да финанс чаралары кирәклеге әйтелә. «Сәдака гөнаһларны, су утны сүндергән кебек үк, сызып ташлый», – диелә мәгълүматта.

Барлык сораулар буенча 8-917-261-93-19 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шулай ук, «Гаилә» хәйрия фонды хисабына онлайн түләү юллау өчен, сылтама да күрсәтелә. https://mechet-gailya.ru сылтамасы буенча күчәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100