Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Гаилә көне уңаеннан «Шәҗәрә бәйрәме» уза
Казанның Каюм Насыйри урамында ел саен уздырыла торган «Шәҗәрә бәйрәме» башланды. Ул 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә дә багышланган. Фестивальнең төп максаты - гаилә традицияләрен торгызу һәм саклау.
Рәсми тантананы Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев башлап җибәрде. Үзәк сәхнәдә үзешчән коллективлар, танылган артистлар чыгыш ясый. Шулай ук татар династияләре белән таныштыру, балалар һәм мөселман киемнәре модасы, гаилә кыйммәтләре белән таныштыра торган чаралар да үткәрелә. Бәйрәм азагында «ТатарКино» гаилә фильмын күрсәтәчәк.
Казанлылар «Шәҗәрә бәйрәме»нең символы булган нәсел агачы белән дә таныша алды. Шәҗәрәләр белән рәссам Нәҗип Наккаш, тарихчы Рәшит Ашимов һәм башкалар таныштыра.
Каюм Насыйри урамында хәләл маркет, балалар һәм зурлар өчен остаханәләр, спорт һәм патриотик тәрбия зонасы, фуд-кортлар оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз