news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Гаилә үзәге каршында шәһәрнең 35 метрлы төп чыршысы ачылды

Ясалма интеллектлы чыршы «Казан» гаилә үзәге каршында булачак, ә мәйданчыкның быелгы концепциясе IT-технологияләргә багышланган.

Казанда Гаилә үзәге каршында шәһәрнең 35 метрлы төп чыршысы ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда «Казан» гаилә үзәге каршында шәһәрнең төп һәм иң биек чыршысы ачылды. Аның биеклеге 35 метр, ә мәйданчыкның концепциясе IТ-технологияләргә багышланган.

«Узып баручы ел биргән иң зур сабак — безнең бергә була алуыбыз. Без быел очрашкан бөтен авырлыкларга, бәлаләргә бергәләп каршы тора алабыз. Киләсе елда сәламәтлек һәм иминлек телим», — диде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова.

Тантаналы ачылыш уңаеннан мәйданчыкта концерт программасы оештырылды. 

Интеллектуаль чыршы төсле музыкаль шоу уздыру өчен светодиод һәм анимацияле гөмбәз белән бизәлгән. Аның өстеннән светодиодлы пиксельләрдән торган челтәр сузылган.

«Бу уникаль чыршы, аның утлары музыкага туры килеп үзгәрә», — дип өстәде Лодвигова.

Быел IТ-технологияләр аеруча актуаль булу сәбәпле, аның концепциясен заманча эшкәртмәләргә багышларга уйлаганнар. Сәхнәгә чыккан Кыш Бабай һәм Кар Кызы кунакларны ясалма интеллект белән таныштырды. Алып баручылар белән бергә чыршы кунакларга ике телдә эндәште, ә аның утларын «Без бергә — мы вместе» сүзләрен әйтеп яндырдылар.

«Махсус программа әзерләнде, чөнки быелгы чыршы гадәти түгел. Программаны һәм чыршы концепциясен тулы бер креатив команда эшләде. Без ТАССРның 100 еллыгын уздырдык. Ә якынлашып килүче елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Шуңа күрә бөтен программа ике телдә була», — диде Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Гаилә үзәге янында концертлар һәр көнне кичке унга кадәр булачак. 1-8 гыйнвар көннәрендә 17-19 сәгатьләрдә өстәмә программалар да күрсәтеләчәк. Ә 31 декабрьдә чыршы иртәнге өчкә кадәр эшләячәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100