news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гаилә конкурслары башланды

Конкурсларда 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук аларның ата-аналары катнаша ала

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында Казан Мәдәният идарәсе гаилә конкурслары үткәрергә кереште. Апрельдә шуларның өчесенең сайлап алу конкурслары башланды. Алар түбәндәгеләр: “Әнинең күзләренә карагыз” дип исемләнгән әниләр турында шигырьләр уку, “Иске шәһәрнең яңа әкиятләре” дигән әкияткә иң яхшы иллюстарцияләр ясау буенча конкурслар һәм “Китап укучы гаиләм” дип аталган гаиләләр өчен бәйге.
Чараның максаты – китап укуның дәрәҗәсен һәм культурасын арттыру, гаиләдә китап укуга мәхәббәт уяту һәм балаларның иҗади сәләтләре үсешенә теләктәшлек күрсәтү. Конкурсларның жюри составына язучылар, шагыйрьләр, Казанның иҗат интеллигенциясе вәкилләре, басма матбугат һәм башка гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары керде.
Конкурсларда 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук аларның ата-аналары катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.


news_right_1
news_right_2
news_bot