news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге вәкиллеге ачылачак

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Гагаузия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрнең үсештә булуын билгеләп үттеләр.

Казанда Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге вәкиллеге ачылачак
tatarstan.ru

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге (Молдова Республикасы) башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Гагаузия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрнең уңай динамикасын билгеләп үттеләр, хезмәттәшлекнең барлык мәсьәләләре буенча системалы багланышлар булдыру турында килештеләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Ирина Влах Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Гагаузия автономияле-территориаль берәмлегенең Башкарма комитеты арасында Казанда Гагаузия вәкиллеген ачу турында килешү имзаладылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100