news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гаджетларның балаларга тәэсире турында ачык лекция узачак

Бу шимбә, 13 июльдә, Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар өчен психолог белән ачык очрашу узачак. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Очрашуның төп темасы: «Бала, гаджетлар һәм әти-әни. Кем җиңәр?». Республика клиник наркология диспансерының психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева гаджетларның балаларга һәм ата-аналарга ничек тәэсир итүе, мәхәббәт, курку һәм девайсның үзара ничек бәйле булуы турында сөйләячәк. Белгеч шулай ук телефон һәм планшетларның баш миенә тәэсире турында бәян итәчәк. Һәм, әлбәттә, психолог чарада катнашучыларның барлык сорауларына җавап бирәчәк.

Фикер алышуда катнашырга теләүчеләрне 13 июльдә 10:00 сәгатьтә Сеченов, 6 йорт, Д корпусы, 3 кат (мансардада) адресы буенча көтәләр. Катнашу бушлай. Бары тик сылтама буенча узып теркәлергә генә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot