news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Гадел Кутуй урамындагы офис бинасын талаганнар

Берничә офистан булган милек урланган.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Гадел Кутуй урамындагы 161 нче номерлы бинадагы берничә офисның милке юкка чыккан. Әлеге хәлләр җомгадан шимбәгә каршы төндә була. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы Рәшит Хәмидуллин хәбәр итте.

Әйберләрнең юкка чыгуын иртән сәгать тугызда бинаны тикшереп йөргән каравылчы ачыклаган. Берничә офисның ишеге ачылган, анда булган оргтехника һәм башка милек алып чыгылган. Каравылчы полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәзер бу урында оператив хезмәткәрләр эшли. Алар булган хәлнең сәбәбен ачыклый. Килгән зыян күләме дә тәгаенләнә. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100