Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
12 сентябрьдән Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Сәүдә эшләре атна саен шимбә көннәрендә 14 мәйданчыкта 27 декабрьгә кадәр оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
«Авыл халкы өчен көзге ярминкәләр – ул арадашчылардан башка турыдан-туры базарга чыгу, шәһәр халкы өчен әле генә түтәлдән өзеп алынган хуш исле авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге. Бу һәр кеше сатып ала алырлык сыйфатлы азык-төлек дигән сүз. Безнең бурыч үзгәрешсез кала: командабыз товар сату, сәүдә итү өчен уңайлы шартлар тудыру белән шөгыльләнә. Икмәктән олы булырга ярамый, авыл халкын хөрмәтлик», – диде Казан мэры Илсур Метшин һәм район администрацияләре башлыкларына ярминкәләрне тиешле дәрәҗәдә оештырырга кушты.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр, узган еллардагы кебек үк, ваклап сату бәясеннән уртача 10 процентка түбәнрәк булачак, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз