news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системаларын тикшерәләр

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шәһәр халкыннан һәм кунаклардан тынычлык саклауны һәм хәбәр итү сигналларын игътибар белән тыңлауны сорый.

(Казан, 1октябрь, «Татар-информ»). Казанда сиреналар тавышы ишетелде – бу гадәттән тыш хәлләр вакытында хәбәр итү системаларын тикшерү. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

1 һәм 2 октябрьдә гражданнар оборонасы идарәсе техник системаларының һәм хәрби конфликтлар вакытында яки бу конфликтлар аркасында килеп чыккан куркынычлар турында халыкка хәбәр итү системаларының даими әзерлеген тәэмин итү максатларында, гадәттән тыш хәлләр булганда яки алар барлыкка килү куркынычы янаганда төбәк, җирле һәм локаль сөйләм хәбәр итү системаларын тикшерәләр.

Шул исәптән Татарстан территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яисә барлыкка килү турында халыкка экстрен хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк, диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 1 һәм 2 октябрьдә Татарстанның 14 эре җитештерү предприятиесендә бердәм мәгълүмати-коммуникацион системалар аша хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда эшләтеп җибәрәчәкләр.

Шулай ук теле - һәм радиосигналлар да булачак, ә троллейбуслар һәм трамвайларда «ПТV-ТРИОН» халыкка мәгълүмат бирү системасы тикшереләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100