news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Габишев урамында күп катлы йорттагы фатирда янгын чыккан

Казанның Габишев урамындагы 7 нче йорттагы янгын чыгуы турында хәбәр 101 номерына 14.52 сәгатьтә килгән.  

Ут тугызынчы каттагы фатирда чыккан. Янгын сүндерүчеләр беренче югары категорияле авырлык шартларында эшли. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.

Янган фатир тәрәзәсенә автобаскыч куелган. Беренчел мәгълүматларга караганда, бер кеше зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot