news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Габдулла Тукайның замандашы, фотограф Кыйвам Зөлфакаровны искә алдылар

Тууына 150 ел тулган әлеге шәхес Тукайның туган, үскән, укыган йортларын фотога төшергән булган.

Казанда Габдулла Тукайның замандашы, фотограф Кыйвам Зөлфакаровны искә алдылар
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Г.Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайның замандашы, шагыйрьнең туган якларын фотога төшергән фотограф Кыйвам Зөлфакаровның тууына 150 ел тулуга багышланган лекция укылды. Әлеге шәхес белән музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина таныштырды.

Кыйвам Зөлфакаров беренче татар фотографлары исәбендә. Тумышы белән Әлки якларыннан, 1870 елда туган. Ул Тукайның Кушлавычтагы йортын, Өчиледә бабасы Зиннәтулла торган нигезне, Кырлайда укыган мәктәбен төшергән. Барлыгы алты фотография билгеле. Алар Габдулла Тукай үлгәч, 1913 ел азагында яки 1914 ел башында төшерелгән дип фаразлана.

«Кыйвам Зөлфакаровны бик аз кеше белә. Әдәбият галиме Марсель абый Әхмәтҗанов күтәргән шәхес ул. Зөлфакаровның фотолары безнең классика, хрестоматия фотолары», — диде Лена Тябина «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул аның шәхес буларак кызыклы кеше булуын әйтте. «Дин әһеле, татар зиратында 17 нче мәчеттә мөәзин булган. 1931 елда ул мәчет җимерелгән. „Касыймия“ мәдрәсәсендә эшләгән, Баруди белән дус булган», — диде.

Зөлфакаров үзе каллиграф та булган, шамаилләр ясаган. «Аның сакланып калган шамаиле Милли музей фондларында саклана. „Пәйгамбәребезнең тууына мәдхия“ китабын төзеп, бастырып чыгаручы кеше дә Зөлфакаров булган», — диде Лена Тябина. 1910 елда фотоклише дигән әйбер уйлап чыгаралар, газета-журнал, китаплар клише белән чыга башлый. Фәнни хезмәткәр сүзләренчә, Зөлфакаров шушы эшнең башында торуы ихтимал.

Лена Тябина әйтүенчә, Зөлфакаровның Тукай белән якыннан танышлыгы турында бернинди истәлек юк. «Истәлекләргә күз салсак, Зөлфакаровның Таһир Мәхмүдов дигән бер кеше белән дус булганы мәгълүм. Шуның аркылы Тукай белән таныш булмадымы икән, дип фаразлыйм, ләкин Тукайда да, Зөлфакаровта да бер-берсе белән сөйләшеп утырулары турында истәлекләр юк», — диде.

Шулай да, Тукайның «Алай-болай» һәм «Керешү хотбәсе» дигән ике фельетонында Зөлфакаровка ишарәләп, аны иске фикерле мулла дип язган сүзләре булганын билгеләп узды. «Димәк, Тукай аны ишетеп белгән дип фаразларга була», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100