news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда “Гаиләм белән музейда” акциясе оештырыла

Акция кысаларында тамашачылар бары тик керү билеты белән генә, экскурсия өчен махсус түләмичә, Габдулла Тукайның яңа экспозициясе белән таныша ала.

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда “Гаиләм белән музейда” акциясе оештырыла
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда якшәмбе көннәрендә “Гаиләм белән музейда” акциясе үткәрелә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова әйтте.

“Акция кысаларында тамашачылар бары тик керү билеты белән генә, экскурсия өчен махсус түләмичә, Габдулла Тукайның яңа экспозициясе белән таныша ала. Шулай ук, күргәзмәләр белән танышу мөмкинлеге бар. Нәни балалар өчен Габдулла Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау мөмкинлеге бар”, - диде әңгәмәдәш.

Ул акциянең һәр якшәмбе сәгать 14.00дә башлануын әйтте. Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, акция гаиләләрне музейга җәлеп итү, Тукай иҗаты белән кызыксындыру, гаилә белән ял итү чарасы да.

“Балаларга Г.Тукай әдәби музееның махсус балалар үзәге бик кызыклы. Анда алар Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Су анасы белән бергә фотоларга төшәләр. Электрон рәсемнәр ясый торган җайланмаларыбыз да бар. Балалар ясагач, геройлар да җанлана. Мультфильмнар карыйлар, уенчыклар да бар. Үзләренә кызыклы экспонатлар тарихы белән таныша алалар”, - дип сөйләде музей директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100