news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Габдулла Тукайның Троицк шәһәренә бару вакыйгасына багышланган күргәзмә ачыла

«Бирегә ул шәһәрнең өченче мәхәллә мәчете имамы Габдрахман Рахманкулов чакыруы буенча кымыз эчеп дәваланырга килгән», - диде Гүзәл Төхвәтова.

Казанда Габдулла Тукайның Троицк шәһәренә бару вакыйгасына багышланган күргәзмә ачыла
Владимир Васильев/архив

6 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай Троицкида» дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмә шагыйрьнең Троицк шәһәренә баруына 110 ел тулуга багышлана.

«Быел май аенда Габдулла Тукайның Троицк шәһәренә баруына 110 ел тулды. Бирегә ул шәһәрнең өченче мәхәллә мәчете имамы Габдрахман Рахманкулов чакыруы буенча кымыз эчеп дәваланырга килә. Шәһәрдә Тукай берничә көн була, татар яшьләре, зыялылар, иганәчеләр, эшмәкәрләр һәм сәүдәгәрләр белән очраша. Троицкида узган көннәрен ул «Мәкаләи махсуса» дигән очеркында сурәтли», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, далада, Габдрахман хәзрәт җәйләвендә ике айлап яшәп, Тукай савыга һәм иҗаты өчен тәэсирләр җыя.

Бу вакыйгага багышлап 2022 елның 2-12 июлендә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Троицк шәһәре администрациясе, Сәнгать белгечләре ассоциациясенең Татарстан бүлеге, «Россия рәссамнар берлеге»нең региональ бүлеге, Татарстан Рәссамнар берлеге белән берлектә Троицк шәһәре туган якны өйрәнү музее базасында «Тукай Троицкида» дип аталган Бөтенроссия арт-пленэры оештырган.

Арт-пленэр - «Тукай эзләреннән» дип аталган фәнни-мәдәни проектның бер бүлеге. Анда Татарстан шәһәрләреннән (Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Чаллы), Троицк, Чиләбедән профессионал рәссамнар катнашкан.

«12 июльдә Троицк шәһәренең үзәк мәйданында арт-пленэр нәтиҗәләре буенча күргәзмә оештырылды. Бу эшләр «Хәзерге сынлы сәнгатьтә Габдулла Тукай топосы» дип аталган каталогка кертеләчәк. 2022 елның сентябрь-октябрь айларында «Тукай Троицкида» арт-пленэрында иҗат ителгән эшләр Габдулла Тукай әдәби музеенда күрсәтелә», - диде Гүзәл Төхвәтова.

Күргәзмә ачылган көнне Троицк шәһәре җитәкчелеге һәм музей эшлеклеләре, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе институты, Татарстан Милли музее хезмәткәрләре, галимнәре катнашында «Хәзерге сынлы сәнгатьтә Габдулла Тукай топосы: традиция һәм новаторлык» дип аталган түгәрәк өстәл оештырыла.

  • Арт-плэнер проекты кураторы – Галимҗан Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Сәнгатьне өйрәнү үзәге» мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100