news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган велосипедлы квест-уен оештырыла

Казанда Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган велосипедлы квест-уен оештырыла
Фото: © «Татар-информ»

15 августта Казанда татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган велосипедлы квест-уен үткәрелә. Чарага теләге булган һәркем – һәвәскәрләр дә, тәҗрибәле велосипедчылар да кушыла ала. Маршрут Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасыннан Габдулла Тукай музеена кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.

Юл уңаендагы тукталышларда катнашучыларны экскурсия үткәрүчеләр каршы алачак. Алар бөек шагыйрь һәм язучы Габдулла Тукайның тормышы турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, велосипедчыларга Казанның үткәне һәм бүгенгесе турындагы сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителәчәк. Һәр дөрес җавап өчен катнашучыларга пазл кисәге бирелә. Уен ахырында Габдулла Тукай музеенда алар әлеге кисәкләрдән 120×180 см зурлыктагы бер гомуми рәсем җыячак.

Чара иртәнге 8:00 дән көндезге 12:00 гә кадәр дәвам итә. Катнашу алдан теркәлүне шарт итеп куя.

Катнашучыларны теркәү һәм җыю 8:00 сәгатьтә башлана, ә квест 9:00 да Г.Камал исемендәге яңа театр бинасы янында (Һади Такташ урамы, 74) старт ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot