Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган милли спорт төрләре буенча турнир үтте
23 майда Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган милли спорт төрләре һәм татар халык уеннары буенча зур турнир үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу көнне спорт сөючеләр Казанның таяк-тартыш буенча чемпионатын, Казанның аркан тартышы буенча беренчелегендә һәм Габдулла Тукай истәлегенә милли көрәш турнирын тамаша кыла алды.
Шәһәрнең иң көчле спортчылары, шул исәптән гимназия укучылары һәм хәтта әти-әниләре дә Габдулла Тукай Кубогы өчен көрәштеләр. Алар үзләренең ихтыяр көчләрен һәм татар халкының гореф-гадәтләренә булган хөрмәтләрен күрсәттеләр.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Физик культура һәм спорт комитеты, ТР Мас-рестлинг һәм аркан тарту федерациясе оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз