news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Габдулла Кариевны искә алачаклар

Татар актеры һәм режиссерның каберенә зиярәт кылу, аның спектакльләрен кую көтелә.

Казанда Габдулла Кариевны искә алачаклар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Сигезенче май көнне сәгать 15:00дә Габдулла Кариевның тууына 133 ел хөрмәтенә татар зыялылары һәм актер эшчәнлегенә битараф булмаучылар, Яңа татар бистәсе зиратында җыелып, аны искә алачаклар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов хәбәр итте.

Искә алу чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге һәм Нурлат якташлыгы әгъзалары, Габдулла Кариев театры артистлары, татар җәмәгатьчелеге катнашыр дип көтелә.

“Кичке биштә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында актерның якташлары, Норлат районыннан килгән театр тамашачылар өчен спектакль куячак. Кичке җидедә килгән кунакларга һәм мөселман кардәшләребезгә “Туган авылым”да ифтар үткәреләчәк”, - дип сөйләде Фәрид Мифтахов.

“Габдулла Кариев татар театры өчен күп эш эшләгән шәхес, аны татар театры атасы диләр. Татар артисты кабере янында җыелу инде күптәннән матур гадәткә керде. Артистның тормышын өйрәнү әле дәвам итә", - диде ул.

Җитәкче дин әһелләре, зыялыларны Габдулла Кариев кебек татар шәхесләре белән таныштыруны берләштерү өчен әһәмияте зур булуын әйтте.

“Зыярәт кылу, искә алу – үзебез өчен дә тәрбия. Бу дөньяга кеше килә дә китә, үзебезгә дә нәтиҗә ясарга кирәк. Киләчәккә якты эзләр калдыру өчен дога кылып торабыз”, - диде Фәрид Мифтахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100