Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы янә кинога "әйләнә"
Аны киләсе җәйдә күрсәтергә ниятләнә
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча кино төшерә башлыйлар. Андагы төп рольләрнең берсен – Мансурны Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов башкарачак. Гөлшаһидә ролендә Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Резеда Сәләхова уйнар дип көтелә. Профессор Әбүзәр Таһировны Камал артисты Әзһәр Шакиров уйный. “Ак чәчәкләр” сериалын киләсе җәйдә күрсәтергә планлаштыралар, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Искәртеп үтәбез: 1967 елда роман буенча беренче татар телесериалы күрсәтелде, анда төп рольләрне Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев башкарды. Ни үкенеч, язма сакланып калмаган. Казанның “Заря” кондитер фабрикасы озак еллар дәвамында “Ак чәчәкләр” исемле торт пешерүен, республикада табиблар арасында "Ак чәчәкләр" еллык конкурсы үткәрелеп килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз