news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Әгъзамов укулары» үтәчәк

Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»).15 февральдә Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамовистәлегенә багышлап конференция оештырыла. Бу хакта, татар журналистикасы кафедрасына сылтама ясап, "Мәгариф" журналы сайты хәбәр итә. 

Конференциядә турыдан-туры һәм читтән торып катнашырга була, дип хәбәр итәләр татар журналистикасы кафедрасында. Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot