Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Г.Тукайның шәхси әйберләре күргәзмәсе эшли
Экспонатлар арасында шагырь беренче гонорарына сатып алган фаянс тартма, Тукайның хатлары, юл кәрҗине дә бар.
(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Тукайга сәяхәт” дип исемләнгән күргәзмәдә шагыйрьнең кулъязмалары, шәхси әйберләре, Тукайның Анна Ахматова тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләренең төп нөсхәләре, Тукай үзе исән вакытта басылып чыккан 33 китабы һ.б. үзенчәлекле экспонатларны күрергә мөмкин. Аеруча әһәмияткә ия экспонатлар - шагыйрьнең шәхси әйберләре.
Күргәзмә 2017 елның 22 гыйнварына кадәр эшли.
Шагыйрьнең юл кәрҗине.
Күлмәк запонкалары (көмештән) – дусларының бүләге.
Шагыйрьнең бәрхет түбәтәе.
Габдулла Тукайның карандаш савыты.
Габдулла Тукайның апасына бүләккә дип беренче гонорарына сатып алган фаянс шкатулка.
Тукайның каләм савыты (Санкт-Петербургтан 1912 елда алып кайткан булган).
Габдулла Тукайның хаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз