Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Г.Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды
Фәнни конференция күп төрле юнәлешләр буенча эшләячәк.
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы, дәүләт эшлеклесе һәм галим Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган "Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы" темасына халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Ике көнлек конференцияне Фәннәр академиясе, Халыкара төрки академия, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе, Росси гуманитар фән фонды, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган.
Конференциядә Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Башкортстан фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин катнаша. Чарага Үзбәкстаннан Галимҗан Ибраһимовның бертуганының ике кызы, Башкортстаннан 15ләп туганы да килгән.
Фәнни конференция түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәк:
- төрки-татар һәм дөнья әдәбияты контекстында Галимҗан Ираһимов иҗаты;
- Галимҗан Ибраһимовның сәнгать, публицистик һәм эпистоляр мирасының фәлсәфи аспектлары;
- Галимҗан Ибраһимов иҗатында шигърият проблемалары;
- Галимҗан Ибраһимов җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе буларак;
- Галимҗан Ибраһимовның әдәби-тәнкыйди эшчәнлеге;
- XX гасырның беренче чирегендә татар вакытлы матбугаты һәм Галимҗан Ибраһимов;
- Галимҗан Ибраһимов һәм тел белеме мәсьәләләре;
- Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итү проблемалары;
- Галимҗан Ибраһимовның фольклористика, сәнгать белеме һәм педагогикада мирасы;
- Татарстан һәм Россиядә музей, китапханә һәм архив эшчәнлеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасын өйрәнү, саклау һөм пропагандалау;
- XXI гасыр мәктәбендә Галимҗан Ибраһимов тормышы һәм иҗатын өйрәнү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз