news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Г.Ибраһимовка багышланган халыкара конференциядә әдипнең якын туганнары катнашты

Татарстан башкаласында Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды.

Казанда Г.Ибраһимовка багышланган халыкара конференциядә әдипнең якын туганнары катнашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы, дәүләт эшлеклесе һәм галим Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган "Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы" темасына халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Ике көнлек конференцияне Фәннәр академиясе, Халыкара төрки академия, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе, Россия гуманитар фән фонды, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган.

Институт директоры Ким Миңнуллин, юбилей конференциясенә әзерлек кысаларында, төрле мирасханә, архив материалларын кулланып, институт тарафыннан төрле җыентыклар чыгарылганын билгеләп үтте. Юбилей чаралары төрле мәктәпләрдә, уку йортларында уздырылуын шәрехләде. Ул конференция эшендә Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов, Халыкара төрки академия вәкилләре, Казахстан Республикасы Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Җантас Җакупов, Кыргызстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең Тел һәм әдәбият институты баш фәнни хезмәткәре, Кыргызстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Гульжигит Соронкулов һәм башкалар катнашуын әйтте. Моннан тыш, конференциягә Галимҗан Ибраһимовның 15ләп якын туганы кайткан. Әле бүген иртән генә Үзбәкстанның Ташкент шәһәреннән әдипнең бертуган энесе Гадбелхәкимнең кызы Сания апа кайтып төшкән. Габделхәким агайның тагын бер кызы Миңсылу апа Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән уллары-кызлары белән кайткан.

Пленар утырышта катнашучыларны Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде.

“Әлеге чара Галимҗан Ибраһимов шәхесен, иҗатын өйрәнүдә, язучы тудырган әдәби һәм мәдәни мирасны дөнья мәдәнияте мәйданында танытуда бер адым булыр дип ышанам”, – дип белдерде ул. Римма Ратникова әйтүенчә, конференциянең шушы рәвешле исемләнүе очраклы түгел. “Язучыбызның дөнья һәм төрки халыклар әдәбиятында күренекле үз урыны бар, ул – татар милләтен дөнья белән, аеруча тугандаш төрки халыклар белән тоташтырып торган күперләребезнең берсе”, – диде ул.

Римма Ратникова әдип калдырган мирас бай һәм киңкырлы булуына тукталды. “Ул, гасыр дәвамында төрле милләт укучылары тарафыннан бердәй хуп күреп кабул ителгән әдәби әсәрләреннән тыш, гуманитар өлкәләрнең төрле өлкәләрен яктырткан тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре, фәнни хезмәтләре һәм тел-әдәбият дәреслекләре белән дә мәдәни үсешебезгә зур өлеш кертә. Төрки халыклар һәм татар тарихын, җәмгыять кануннарын, мәгарифебезнең үткәнен һәм киләчәген күздә тотып язылган хезмәтләре аңа татар зыялылары арасында гына түгел, ил күләмендә танылу китерә”, – дип белдерде ул. Римма Ратникова Галимҗан Ибраһимовны күп кенә төрки халыкларның әдипләре үзләренең остазлары итеп күргәннәрен билгеләп үтте.

“Бүген Г.Ибраһимов иҗаты һәм хезмәтләре Татарстан халыклары мәдәни мирасының алтын фондына керә, аларны төрлек аспектларда өйрәнеп, докторлык, кандидатлык диссертацияләре яклана. Монографияләр, истәлек китаплары басыла, юбилейлары уңаеннан ил күләмендә һәм халыкара фәнни конференцияләр уздырыла. Тарихи мирасыбызны саклауга ихтыяҗ аеруча арткан дәвердә әдипнең мирасын тулырак барлау һәм тирәнтен өйрәнү тагын да әһәмиятлерәк төс ала. Шуңа күрә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемен йөрткән Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әдип мирасының 15 томлык академик басмасын әзерләү Татарстан Хөкүмәте, республика җитәкчеләренең әдип мирасына аерым хөрмәт дип тә карарга кирәк”, – диде Римма Ратникова.

Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов Галимҗан Ибраһимов мирасын мәңгеләштерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәклеген ассызыклады.

“Галимҗан Ибраһимов күренекле язучы, танылган дәүләт эшлеклесе генә түгел, безнең халыклар өчен уртак булган бөек шәхес. Бу конференцияне уздыру Татарстан һәм Башкортстан өчен дә әһәмиятле вакыйга”, – диде Әлфис Гаязов. Ул Галимҗан Ибраһимовның Башкортстанның Авыргазы районында туганын, аның күзаллаулары нигезе – башкорт җире, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә формалашканын билгеләп үтте. “Галимҗан Ибраһимов XX йөзнең беренче яртысында кешеләр образын ачып бирүдә, масштаблы тарихи киңлекне тасвирлауда үз эшенең чын остасы булган. Ул хакыйкатькә фәлсәфи күзлектән чыгып бәя бирә белгән, һәр персонажны иҗади фикер йөртә торган шәхес итеп күрсәтә белгән. Галимҗан Ибраһимов безнең яшәешкә “Алмачур”ы белән килеп керә, аннары “Яшь йөрәкләр”не кайнатып җибәрә, “Безнең көннәр”нең асылына төшәргә мөмкинчелек бирә, тормышның “Тирән тамырлар”ын күрсәтә һәм алар белән таныштыра. Шулай итеп, безнең тормышта Галимҗан Ибраһимов зур урын алып тора", – ди Әлфис Гаязов.

Гульжигит Соронкулов кыргыз һәм татар халыкларын кан, тел туганлыгы гына түгел, күңел ягыннан якынлык берләштерүен билгеләп узды. Ул кыргыз язучыларының беренче тәҗрибәи әсәрләре татар җирендә нәшер ителгәнен шәрехләде. Гульжигит әфәнде совет чорында үзара мөнәсәбәтләрнең күпкә активрак, нәтиҗәлерәк булуын, татар әдәбияты һәм сәнгате, кыргыз декадаларының ешрак үткәрелүенә игътибарны юнәлтте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов 20 нче йөз башы татар әдәбиятында Галимҗан Ибраһимовның аерым бер урынны алып торуын билгеләп үтте. “Бу олуг зат дөньяда ярты гасыр гына яшәсә дә, үзеннән соң бай мирас калдырды. Талантлы проза остасы, аның сыгылмалы теле гаҗәеп бай. Галимҗан Ибраһимов яңалыкка омтылучы шәхес, аның иҗатына киңкырлылык хас. Галимҗан Ибраһимов хикәя, драмалар авторы гына түгел, күпсанлы публицистик мәкаләләр, хезмәтләр, дәреслекләр авторы да. Галимҗан Ибраһимовка сүз сәнгатен нечкә тоемлау хас”, – дип белдерде Данил Салихов. Ул Галимҗан Ибраһимовның гаять катлаулы чор шәхесе булуына, инкыйлаблар үзәгендә кайнавын, әмма милли мәнфәгатьләренә тугрылыгын саклап кала алган шәхес булуын билгеләп үтте.

Пленар утырышта филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина “Галимҗан Ибраһимов идеаллары: “Мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем...”; тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров Галимҗан Ибраһимовның татар тарихындагы роле турында "Галимҗан Ибраһимов һәм тарих" , Башкортстанның “Кызыл таң” республикакүләм татар газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов “Галимҗан Ибраһимовның тормышка карашын формалаштыруда туган ягының үзенчәлекле роле”; Казан университеты доценты Марсель Ибраһимов “Г.Ибраһимов иҗатында милли үзтәңгәллек мәсьәләсе” темасына докладлар белән чыгыш ясады.

Галимҗан Ибраһимовның Үзбәкстанда һәм Башкортстанда яшәүче туганнары бүләксез килмәгән. Әдипнең энесенең кызы Сания апа, Ибраһимовлар нәселеннән истәлеккә дип, үзбәк чапаны һәм түбәтәе алып кайткан. Милли киемнәрне Сания апа Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллинга кидерде. Сания апа чыгышында туган абыйлары Галимҗан Ибраһимовны үзе күрә алмаса да, аны “бабакай” дип атап йөртүләре турында, аның белән бәйле истәлекләргә кадер-хөрмәт белән караулар хакында кыскача сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100