news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда футбол тубы формасында 4 тонналы чәкчәк пешерелгән

Әлеге чәкчәк Гиннеслар рекорды китабына кертеләчәк, диде Дарья Санникова.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Футбол җанатарлары фестивалендә дөньядагы иң зур чәкчәк – туп формасында 4 тонналы тәмле ризык тәкъдим ителәчәк. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Казан шәһәренең туризм үсешенә ярдәм комитеты җитәкчесе Дарья Санникова әйтте.

“Авырлыгы 4 тоннадан артыграк булган әлеге чәкчәк Гиннесның рекордлар китабына кертеләчәк. Аны теләгән һәркем бушлай авыз итә ала. Ул Футбол җанатарлары фестивале ачылышында тәкъдим ителәчәк”, - диде Санникова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100