Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда футбол мундиалендә эшләүче волонтерлар өчен бәйрәм уздырылачак
Александр Карпов әйтүенчә, волонтерлар “тусовкасы” Казанда узасы матчлардан соң үткәрелергә мөмкин.
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда футбол буенча дөнья чемпионатында эшләүче волонтерлар хөрмәтенә бәйрәм уздырырга ниятлиләр. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә “Татар-информ” хәбәрчесе соравына “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Александр Карпов җавап бирде.
“Универсиададан соң волонтерлар өчен “Thank You Party” бәйрәме оештырылган иде. Бәлки, быел да шулай дип аталыр. Без хәзер оештыру комитетыннан коллегалар белән дискуссияләр алып барабыз. Моны гомуми бәйрәм итәсе килә. Бу чараны уздыру ниятләнә. Бәлки, аны Казанда барлык матчлар тәмамлангач үткәрербез. Fan Fest территориясендә үзенә күрә волонтерлар тусовкасы булачак”, - дип белдерде Александр Карпов. Ул Казан мэры Илсур Метшинның да, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның да волонтерлар белән очрашканнарын, аларның да шушы бәйрәмдә волонтерларга эшләре өчен рәхмәт җиткерергә мөмкинлекләрен билгеләп узды. Карпов әйтүенчә, әлегә волонтерларның эшенә карата кисәтүләр юк. “Аларның эше тигез бара”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз