Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруга чыгымнарны 290 млн сумга арттырдылар
Шәһәр бюджетының чыгымнар өлеше Татарстан бюджетыннан субсидияләр хисабына 1,2 млрдтан артты.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Казанда Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга чыгымнар 290,5 млн сумга арттырылды. Бу хакта Казан шәһәре Думасы XXVII сессиясендә билгеле булды.
Казанда Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын әзерләүгә чыгымнарны республика һәм шәһәр бюджетына кергән акча хисабына арттыру мөмкин булды. Субсидиияләр 1,2 млрд сумнан артып китте.
Моннан тыш, табигый газда эшләүче автобуслар алуга (+290 млн сум), балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгытуны оештыруга (+225,6 млн сум, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә (+104,5 млн сум), гомумшәһәр чараларын үткәрүгә (+60,4 млн сум) һәм башка чараларга чыгымнар артты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз