Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә чыгымнар якынча 20 процентка киметелгән
Бигрәк тә бюджеттан тыш чыганаклардан - 647 млн сумнан 135,8млн сумга кадәр калган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү чыгымнары 20 процентка - 4,8 млрд сумнан 3,8 млрд сумга кадәр киметелгән. Бу хактагы Татарстан Министрлар Кабинеты карарын 30 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин имзалаган.
Аерым алганда, федераль бюджет чыгымнары 2,5 млрд сумнан 1,9 млрд сумга кадәр киметелгән, ә республика бюджеты чыгымнары 1,6 млрд сумнан 1,8 млрд сумга кадәр диярлек арткан.
Бигрәк тә бюджеттан тыш чыганаклардан акча күләме 4,5 тапкыр кимегән - 647 млн сумнан 135,8млн сумга кадәр калган.
Искәртеп үтик: 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Калининград, Волгоград, Екатеринбург, Самара, Сочи һәм Ростове-на-Дону кебек 11 шәһәрендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз