Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты узганда 20дән артык күргәзмә ачылачак
Футбол сөючеләрне “Музейда футбол төне”, футболга багышланган фотогалереяләр һәм спорт тематикалы күргәзмәләр көтә.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узганда ун күргәзмә проекты, 12 даими стационар күргәзмә, шулай ук халык һөнәрчелеге күргәзмәсе эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Болардан тыш, Казанда 25 июньдә “Музейда футбол төне” үтәчәк. Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее футбол фанатлары игътибарына спорт тематикасы белән бәйле үзенчәлекле экспонатлар тәкъдим итәчәк, биредә флешмоблар һәм викториналар оештырылачак.
Башкаланың барлык музейларында да кызыклы күргәзмәләр белән танынышып булачак.
Казан Кремле: Соңгы Яңарыш чорының Көнбатыш Европа кораллары, “Россия халыкларының традицион мәдәнияте һәм Бөек ефәк юлы” күргәзмәләре, Табигать музее, Ислам музее, Татарстан дәүләтчелеге музее һәм Благовещение чиркәве музееның экспозицияләре.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее: “Җепшеклек” чорыннан соң. 1970-1980 еллар сәнгате”, “Татарстан сынлы сәнгатенең алтын фонды”, Харис Якупов, Баки Урманче һәм Илдар Зарипов хезмәтләре.
ТР Милли музее: “Татарстан тарихы” экспозициясе.
ТР Халыклар дуслыгы йортында футболга багышланган фотокүргәзмә эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз