news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын күрмәүчеләр дә күзәтә алачак

Уен барышын махсус китапханәдән яки өйдән махсус радио ярдәмендә күзәтеп булачак.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә хезмәткәрләре Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары трансляциясен оештыра.

“Бездә шулай ук күргәзмәләр булачак, якын арада истәлекле урыннарның макетлар тактиль экспозициясе ачылачак. Без шәһәр кунакларын һәм шәһәр халкын Казан белән таныштырабыз. Җанатарлар соравы буенча без матчларның трансляциясен һәм алар буенча фикер алышуны оештырачакбыз”, - дип сөйләде методик бүлек мөдире Гөлүсә Закирова.

Шулай ук футбол уеннары трансляциясе Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең онлайн-радиосы аша да барачак.

64 матчның 31ен радио аша бирәчәкләр. Трансляция барышында FIFA ның комментарийлары исәпкә алыначак. Мәйданда ниләр булганы турында сөйләячәкләр”, - дип аңлатты Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте президенты вәкиле Владимир Федорин.

news_right_1
news_right_2
news_bot