news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты барышында театрларда 33 спектакль күрсәтеләчәк
Татарстан башкаласы театрлары футбол һәм сәнгать сөючеләрне каршы алырга әзерләнә.
Скопировать ссылку
(Казан, 4 май, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган чорда, башкала театрларында бу вакыйгага багышлап спектакльләр күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Әрмәнстан, Италия, Грузия һәм Украинадан чакырылган йолдызлар катнашында “Шаляпин. Нуриев. Казан” дип исемләнгән Халыкара фестиваль булачак.
В.И.Качалов исемендәге театрда чит ил һәм рус классик драматургиясе әсәрләре буенча дүрт спектакль күрсәтеләчәк, шул исәптән “Укрощение строптивой”, “Глумов”, “Женитьба” һәм “Дядюшкин сон” һ.б.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры милли драматургия репертуарыннан 11 спектакль (“Мәхәббәт FM”, “Җанкисәккәем”, “Зәңгәр шәл” һ.б.), ә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 10 спектакль (“Гомер буе сине көтәм”, “Назлы кияү”, “Алтын көз” һ.б.) тәкъдим итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot