Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда футбол җанатарларын “матчапури” һәм туп рәвешендәге чәк-чәк белән сыйлаячаклар
Шәһәр рестораннары футбол буенча чемпионат кунакларына махсус меню һәм тематик өстәлләр эшләгән.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Казан рестораннары һәм кафелары футбол буенча чемпионат кунакларына махсус меню әзерләгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Казан рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов сөйләде.
Аның сүзләренчә, туклану оешмалары ФИФА символикасы белән десертлар әзерләячәк. Мәсәлән, футбол җанатарларына “матчапури” һәм туп рәвешендәге чәк-чәк тәкъдим итәчәкләр.
Мәсәлән, грузин кухнясының бер рестораны җанатарларны “матчапури” – страус йомыркасы белән эшләнгән хачапури белән сыйлаячак. Шундый ук ризык, тик бытбылдык йомыркасы белән Казан кафеларында Конфедерацияләр кубогы вакытында узган ел тәкъдим ителгән иде. Ул чакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башка кафе һәм рестораннар да креатив идеяне хуплап, 2018 елгы футбол буенча чемпионат вакытында бу ризыкны гамәлгә кертү теләген әйтте.
Зөфәр Гаязов страус йомыркасыннан хачапурины Австралия җанатарларына тәкъдим итү мөмкинлеген әйтте.
Казан рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе сүзләренчә, кайбер Казан рестораннары чемпионат кунаклары өчен менюны инглиз, немец, кытай, япон, испан һәм корея телләрендә әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз