news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда фундаменталь медицина мәсьәләләре карала
Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә «Ялкынсыну, аутоиммун җавап һәм шеш үсүе механизмнарының яңа концепцияләре» темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясе ач
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, «Татар-информ», Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә «Ялкынсыну, аутоиммун җавап һәм шеш үсүе механизмнарының яңа концепцияләре» темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Чараны ачу тантанасында академиянең фәнни эш буенча проректор урынбасары Асия Сафина, Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире Михаил Нюхнин, Швециянең Lund University университеты галиме Андерсон Бредберг катнаштылар.
Асия Сафина әйтеп үткәнчә, барлык фәннәрнең нигезе булып фундаменталь фәннәр тора. Бары тик фундаменталь тикшеренүләр ярдәмендә генә төрле патологик хәлләрнең, организмда бара торган билгесез процессларның сәбәпләрен белеп була. Бүгенге конференция дә медицинаның фундаменталь мәсьәләләренә багышлана. Чараны уздыру өчен академия Россия фундаменталь фәннәр фондының грантын ала. Конференция Казанда беренче тапкыр үткәрелә, һәм академия җитәкчелеге аны уздыруны еллык традициягә әйләндерергә ниятли.
Михаил Нюхнин сүзләренә караганда, конференция Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе башлангычы белән үткәрелә. Бүген лабораториядә академия галимнәре чит ил белгечләре белән берлектә фундаменталь мәсьәләләргә караган төрле тикшеренүләр үткәрә. Алар арасында ике фәнни юнәлеш бүгенге конференциядә карала торган тема белән тыгыз бәйләнгән. Алар – академия галимнәре Аида Габдулхакова һәм Марина Ралиевская тарафыннан алып барыла торган «Ялкынсынганда RAS һәм RO гаиләләренә керә торган кече G аксымнары экспрессиясен эпигенетик көйләү» һәм Олег Зинкевич белән Наилә Сафина өйрәнә торган “Гумораль иммунитет киеренкелеге роле” дигән фәнни юнәлешләр. Проектлар Россия Фәннәр академиясенең күзәнәк биофизикасы Институты һәм Швециянең Лунд Университетының медицина микробиологиясе һәм шеш мәсьәләләрен тикшерү бүлеге белән берлектә тормышка ашырыла. Тикшеренү кысаларында бактериаль антигеннар транслокациясе роле һәм клиникада, ялкынсыну һәм аллергия авырулары патогенезында аларга карата гумораль иммунитет өйрәнелә, ревматоидлы артрит авыруын диагностикалау һәм аны кисәтү ысулларын эшләү максатыннан артрит үсеше механизмнары тикшерелә.
Лаборатория мөдире белдергәнчә, конференция нәтиҗәсендә яңа бер фәнни юнәлеш булдырырга планлаштырыла.
Швеция галиме Андерсон Бредберг та Россия фәненең югары дәрәҗәдә булуын әйтеп үтте. Аның фикеренчә, Россия һәм Көнбатыш Аурупа фәннәре арасында аерма бар. Илебездә күбрәк аерым түгел, ә гомуми мәсьәләләрне өйрәнүгә өстенлек бирәләр. Галим белдергәнчә, Аурупа һәм Россия фәннәре үзара тәҗрибә алышырга, өйрәнергә һәм бүгенге шартларга яраклашырга тиеш.
Конференциядә Швециянең Lund University университеты галимнәре, Россия Табигый фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор Виктор Бондаренко, югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары яшь галимнәре, академия хезмәткәрләре катнаша. Галимнәр пробиотикларның молекуляр-күзәнәк механизмнары, физиологик аутоиммунитет һәм превентив медицина, яман шеш, гумораль иммунитет һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыша.
Форум ике көн дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot