news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фуат Мансуров яшәгән йортта мемориаль такта ачыла

Казанда Фуат Мансуров яшәгән йортта мемориаль такта ачыла. Истәлек тактасы Карл Маркс урамының 23/6 номерлы йорт фасадына урнаштырылган.

Мемориаль такта ачылу тантанасы 13 гыйнварда 11.00 сәгатькә билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Мемориаль тактаның авторы - скульптор Фәнил Вәлиуллин. Фуат Мансуровның Мәскәүнең Троекуров зиратындагы кабер ташын да ул ясаган иде.

  • Фуат Мансуров – Татар АССРның халык артисты (1971). Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1994), Казах ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1958), Россия Федерациясенең халык артисты (1998).
  • 1968 елдан Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрының баш дирижеры, 1969 елдан - Зур театр дирижеры. 1989 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры. 1970 елдан – Мәскәү консерваториясе профессоры, 1986 елда Казан дәүләт консерваториясе профессоры.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100