news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фуат Мансуров урамы барлыкка киләчәк

Татарстан башкаласының алты яңа урамына республиканың мәшһүр кешеләре исемнәре биреләчәк.

Казанда Фуат Мансуров урамы барлыкка киләчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанның Совет районында, «Мое Царицыно» торак массивы территориясендә алты яңа урам барлыкка киләчәк. Аларга Татарстанның мәшһүр кешеләре исемнәре биреләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең документлар җыентыгында хәбәр ителә.

«Казан шәһәренең Совет районы «Мое Царицыно» торак массивы территориясендә яңадан формалашкан урамнарга түбәндәге исемнәрне бирергә (кушымта): 1.1. Беренче урамга – Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры, Казанның математика машиналары заводы хезмәткәре Капитонов Николай Михайлович (1927-2009) исемен кушарга һәм алга таба аны «улица Николая Капитонова — Николай Капитонов урамы» дип атарга», - диелә җыентыкта.

Моннан тыш, икенче урамга Советлар Союзы Герое, сугыштан соң Казанда эшләгән, аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонының бүлек командиры Александр Сергеев исеме бирелде, өченче урам исә Россиянең халык артисты Фуат Мансуров исемен йөртәчәк.

Казанда шулай ук шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури, Казанда туып үскән Советлар Союзы Герое Алексей Панфилов һәм генерал-полковник Михаил Кирпонос урамнары барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100