news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда фронтовик язучылар истәлегенә багышланган кичә була

Татарстан Язучылар берлеге бинасы янындагы бакчада язучыларның варислары, туганнары, артистлар һ.б. җыелачак.

Казанда фронтовик язучылар истәлегенә багышланган кичә була
архив/Султан Исхаков

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Иртәгә, 16 майда, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасы янындагы бакчада фронтовик язучылар истәлегенә багышланган кичә була. Бу турыда Язучылар берлеге хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышын узган, сугыш кырларында ятып калган язучылар, шагыйрьләр истәлегенә кичә Мөштәри урамындагы 14нче йортта урнашкан бина янында була. 

Кичәдә Татарстан язучылары, шагыйрьләр, фронтовик язучыларның варислары, туганнары, Татарстанның халык артисты Юрий Коган җитәкчелегендәге "Фантазия" джаз оркестры, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һ.б. катнаша, диелгән бу хәбәрдә.

Башлана – 17 сәгатьтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot