news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Француз киносы атналыгы” VIII Халыкара фестивале уздырыла

Фильмнарның барысы да француз телендә, рус телендәге субтитрлары белән тәкъдим ителә

 (Казан, 8 октябрь. “Татар-информ”). 10-16 октябрь көннәрендә Казанның “Мир” кинотеатрында (Казан ш., Достоевский ур., 30) “Француз киносы атналыгы” VIII Халыкара фестивале узачак. Аны «Альянс Франсез - Казань» француз үзәге оештыра.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быелгы конкурс программасы аеруча да кызыклы була. Тамашачыларга заманча француз кинематографиясенең иң яхшы үрнәкләре генә тәкъдим ителә. «Прощай, Берта, или похороны бабушки» француз комедиясе (10 һәм 15 октябрьдә сәг. 19.00дә), «Вилла Амалия» драмасы (14е сәг. 19.00дә) «Линии Веллингтона» (12се 18.00дә) һәм «Обыкновенная казнь» (11е 17.40та) тарихи фильмнары моңа мисал булып тора. «Принцы и принцессы» фәлсәфи әкияте (11 октябрьдә 16.00дә), «Кот раввина» комедиясе (12се 16.00дә) һәм «Кожа цвета меда» драмасы (16сы 19.00дә) фестивальнең анимацияле өлешен тәшкил итә.

Фильмнарның барысы да француз телендә, рус телендәге субтитрлар белән тәкъдим ителә. 

"Татар-информ"га бу хакта "Альянс Франсез Казань" үзәгенең мәдәни программалар җитәкчесе Гөлшат Камалова белешмә бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100