news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Франциянең романтик музыкасы яңгыраячак

12 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Франциянең романтик музыкасы” дип исемләнгән музыка кичәсе тәкъдим ителә

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). 12 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Франциянең романтик музыкасы” дип исемләнгән музыка кичәсе тәкъдим ителә. Россиядә Франция елы кысаларында оештырылачак әлеге концертта ТР Дәүләт камера хорына һәм ТР Дәүләт симфоник оркестрына кушылып, органда Лада Лабзина, виолончельдә Андрей Каминский уйнаячак.
Музыка сөючеләр игътибарына 19-20 гасыр композиторларының күренекле музыка әсәрләре яңгыраячак. Алар арасында Гектор Берлиозның «Бенвенуто Челлини» операсына Увертюра, Камиль Сен-Санса язган - виолончель белән оркестр өчен 1-нче санлы Концертын тыңларга мөмкин булачак. Казанда тәүге тапкыр композитор Габриэль Форе иҗат иткән Реквием дә тәкъдим ителәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100