news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Франция киносы атналыгы дәвам итә

Бүген тамашачылар игътибарына фәлсәфи кинематограф вәкиле режиссер Ален Рененың “Мелодрама” фильмы тәкъдим ителә

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Франция киносы атналыгы дәвам итә. Бүген француз телен һәм киносын яратучылар игътибарына “Мир” кинотеатрында фәлсәфи кинематограф вәкиле режиссер Ален Рененың “Мелодрама” фильмы тәкъдим ителә.
Картинаның исеме гади лирик тамаша вәгъдә итсә дә, бу беренче карашка гына. “Альянс Франсез-Казан” француз мәдәнияте һәм теле үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бу картинаны хисләр спектакле дип атап булыр иде. Вакыйгалар 20 нче гасырның 20 нче еллары ахырында Парижда бара. Анда 4 персонажның - дөнякүләм танылган скрипкачы, аның музыкант дусты, дустының хатыны һәм аның кыз туганының холкы хисләр өермәсе аша ачыла. Сюжет яссы салон драмасыннан югары сыйфатлы әсәргә үсеп, тамашачыга жанр төрлегеген, останың стилен, кызыклы алымнарын, Рене иҗатына хас булган “кинематограф хәтере” темасын бәяләү мөмкинлеге бирә.
1986 елда “Мелодрама” картинасы Франциянең милли кино бүләге - ике тапкыр “Сезар” премиясе белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot