Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Казанда Франция эзләре буйлап” дигән иң яхшы туристлык маршрутына конкурс игълан ителде
Бәйгенең максаты- Казанда туризмны үстерү, башкалада яңа туристлык маршрутларын төзү
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). “Казанда Франция эзләре буйлап”. ТР Мәдәният министрлыгы, “Альянс Франсез-Казан” үзәге, ТР Милли музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, “Столица” туристлык бюросы шул исемдә иң яхшы туристлык маршрутына конкурс игълан итте. Бәйгенең максаты- Казанда туризмны үстерү, башкалада яңа туристлык маршрутларын төзү. Әлеге бәйге аша оештыручылар Татарстан территорияләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыруны максат итеп куя.
Конкурс 16- 25 яшьлекләр һәм 25 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аерым үткәрелә. Таләпләргә килгәндә, тур кимендә ике сәгатьлек, маршрут төре җәяүле, автобуста яки автомобильдә булырга, маршрут үз эченә Казан шәһәрендәге туристлык объектларын алырга тиеш.
22 февральдә башланган бәйге 8 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Заявкалар 15 мартка кадәр кабул ителә. Ә проектларны 29 мартка кадәр җибәрергә була. Бәйгенең финалы һәм проектлар презентациясе 7 апрельгә билгеләнгән.
“Казанда Франция эзләре буйлап” дигән туристлык маршруты җиңүчесенә иң зур бүләк - юллама. 16-25 яшь категориясендә җиңүче бу җәйдә Франциягә юллама белән бүләкләнәчәк. 25 яшьтән өлкәнрәкләр өчен Идел буйлап круиз каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз