news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фотодан кеше йөзен танып, документларны эзли торган яңа система ясаганнар

Эзләүне башлау өчен системага фотография йөкләү җитә, берничә секундта әлеге кеше турындагы бар мәгълүмат килеп чыга.

Казанда фотодан кеше йөзен танып, документларны эзли торган яңа система ясаганнар
Александр Эшкинин

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Залитко). Татарстан Дәүләт архивында фотографиядән кеше йөзен танып, документларны эзләү технологиясен куллану буенча яңа системаны презентацияләделәр.

Эзләүне башлау өчен яңа системага кешенең фотографиясен йөкләү җитә. Берничә секундта әлеге кеше турындагы бар мәгълүмат (видеоматериаллар, фотографияләр һәм документлар) килеп чыга. Бу система билгеләр җыелмасы ярдәмендә төзелгән базадан кеше йөзен яки объектны ачыклый.

“Системага ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм. Аны сайтыбызга тоташтырачакбыз. Теләге булган һәркем система белән эшли алачак. Программаны Федерация Советында тәкъдим иттек, югары бәя алдык. Озакламый Россия буйлап тәкъдим итәбез”, - диде Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Технология ике ел дәвамында эшләнгән. Ул Россия архив эше өлкәсендә беренче тапкыр кулланыла. Программаны булдыру идеясен Татарстан Дәүләт архивы хезмәткәрләре тәкъдим иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100