news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фортепиано курсы буенча үткәрелгән Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре билгеле

Җиңүчеләр арасында Казан музыка колледжы студентлары да бар

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Узган атна ахырында, 5,6 декабрьдә, Казанда укучылар һәм студентлар арасында фортепиана курсы буенча Бөтенроссия конкурсы уздырылды.

«Казанда француз музыкаль культурасы көннәре» фестивале кысаларында һәм Россиядә Франция елы алдыннан үткәрелгән әлеге конкурста Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Чабаксар, Йошкар-Ола, Уфа, Саранск, Әстерхан, Петрозаводск, Красноярск, Киров, Кострома шәһәрләре, Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт калалары музыка уку йортлары - консерваторияләр, сәнгать институтлары, музыка училищелары, колледжлар студентлары чыгышларын Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Уфаның музыка буенча югары уку йортларында эшләүче әйдәп баручы  укытучылары бәяләде, диелә Казан музыка колледжыннан алынган хәбәрдә.

Аерым алганда, җиңүчеләр арасында Казан музыка колледжы студентлары да бар: I премия дирижерлык-хор бүлегенең 3 нче курс студенты Екатерина Щекачева, халык музыка уен кораллары бүлегенең 4 нче курс студенты Мария Ефремова, II премиягә 3 нче курс студентларыннан дирижерлык-хор бүлегеннән Эльвира Титова белән музыка теориясе бүлегеннән Наталья Барскова, III премиягә исә дирижерлык-хор бүлегенең 4 нче курс студенты Алисә Мөхәммәтдинова лаек дип табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100