news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда физик Михаил Тепловның тууына 70 ел тулуга багышланган фәнни сессия узды
Кичә Казан дәүләт университетында профессор Михаил Тепловның тууына 70 ел тулуга багышланган фәнни сессия узды
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар–информ”). Кичә Казан дәүләт университетында профессор Михаил Тепловның тууына 70 ел тулуга багышланган фәнни сессия узды.
Чараны КДУның физика факультетының квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы оештырды, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Чараны Казан дәүләт университетының физика факультеты деканы Альберт Аганов ачты. “Михаил Александрович зур оештыру сәләтенә ия галим һәм активист иде. Ул – үзенең фәнни юнәлешен үстерүгә җаны–тәне белән бирелгән тикшеренүче үрнәге”, – дип белдерде факультет җитәкчесе.
Аннары квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы мөдире Морат Таһиров “М.А.Теплов һәм үтә түбән температуралар” дип исемләнгән доклад белән фәнни сессияне ачып җибәрде. Атаклы профессорның эшчәнлеге турында сөйләгәндә, ул аның зур инженерлык эше, атаклы физиклар белән истә калган һәм кызыклы очрашулар, Казан университетында тулы бер юнәлеш үсеш алуга башлангыч биргән идеяләргә тукталды. Кафедра җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге күп кенә тикшеренүләр һәм чаралар профессор Тепловның стратегик планын үтәү нәтиҗәсе булып тора.
Фәнни сессиядә виртуаль докладчылар да катнашты. Мисал өчен, Мәскәүдән Россия Фәннәр академиясенең Радиоэлектроника институты лабораториясе мөдире Вадим Ацаркин видеоюллама белән чыгыш ясады. “Михаил Тепловны билгеле бер фәнни стиль – таләпчәнлек һәм эмоциональлекнең үзара ярашканлыгы аерып тора иде. Ул физик күренешләрнең эстетик кыйммәтен үзенә генә хас күзлектән күрә һәм аңлый иде”, – диде галим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot