Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда FISU лидерларының халыкара семинары узачак
Казанда FISU лидерларының халыкара семинары узачак
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). 19-22 апрельдә Казанда БДБ һәм Көнчыгыш Ауропа илләре студентлар спорты проблемалары буенча халыкара фәнни-гамәли семинар узачак. Анда 30 илнең, шул исәптән АКШ, Бельгия, Швейцария, Италия, Словения, Испания, КХР, Куба, Уругвай, Сербия, Польша, Эстония, Латвия, Монголия, Венгрия, Литва, Төркия, Италия, Көньяк Африка, Украина, Молдова, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Әрмәнстан, Әзербайҗан һәм Россиянең студентлар спорты федерацияләре җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.
Семинарда катнашу өчен Казанга FISU Башкарма комитеты әгъзалары, шул исәптән Халыкара студентлар спорты берлеге президенты Джордж Киллиан һәм FISU генераль сәркатибе Рок Кампана киләчәк. Семинарда Россия ягыннан Россия студентлар берлеге президенты Олег Матыцын, Россия Олимпия комитетының беренче вице-президенты Виктор Хоточкин һәм Федераль мәгариф агентлыгының яшьләр эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Мельниченко булачак.
Семинарның пленар утырышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Нарышкин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин катнашыр дип көтелә.
Татарстан башкаласында студентларның спорт оешмалары лидерлары очрашуын үткәрү турында килешү Туринда быелның гыйнвар аенда 2011 елгы Җәйге Универсиаданы үткәрүгә кандидат шәһәрен сайлаганда төзелде. Семинар кысаларында студентлар спортының оештыру, хокукый, фәнни аспектлары һәм перспективаларыннан тыш, быел җәй FISU Башкарма комитетына сайлаулар темасы да күтәреләчәк (искәртеп үтәбез, 2005 ел азагыннан Россиянең анда үз вәкиле юк иде).
Семинар программасында спорт объектларында булу, Казан вузлары студентлары белән очрашу, Туполев исемендәге КДТУның физкультура-сәламәтләндерү комплексына нигез салу, КДУның традицион студентлар җиңел атлетика эстафетасын ачуда катнашу, чит ил студентлары арасында иптәшләр баскетбол матчында булу һ.б. каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз