news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Finopolis-2016” инновацион финанс технологияләре форумы башлана

Форум эшендә Рөстәм Миңнеханов, Эльвира Нәбиуллина, Герман Греф, Илдар Халиков катнашачак.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанда “Корстон” комплексында “Finopolis-2016” инновацион финанс технологияләре форумы башлана.

Россиянең эре инновацион мәйданчыкларының берсендә барачак форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашачак.

ТР Хөкүмәте порталында бу хакта бирелгән мәгълүматта форум ачылу тантанасына кадәр анда катнашучылар форум партнерлары продукциясе һәм казанышлары белән таныша алачак. Фойеда күргәзмә эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100