news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Финляндия киносы фестивале уздырыла

15-19 ноябрьдә “Мир” кинотеатрында фин фильмнарын карарга мөмкин булачак.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Финляндиянең Россиядәге вәкиллеге ярдәмендә Казанда 15-19 ноябрьдә "Фин киносы көннәре" узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “ТатарКино”ның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

Фестивальнең тантаналы ачылышы “Мир” кинотеатрында 15 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә булачак. Анда Финляндиянең Россиядәге вәкиле Микко Хаутала һәм “ТатарКино” директоры Миләүшә Айтуганова һ.б катнашачак. Шулай ук “Смена” заманча мәдәният үзәгендә Финляндия көннәре рәсми төстә 18.00 сәгатьтә ачылачак.

Фестиваль Финляндиянең бәйсезлегенә 100 ел тулуны билгеләп үтүгә багышлана. Барлык фильмнар да фин телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100