Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда фин татарларының “Башкарма” музыкаль төркеменә багышланган очрашу көтелә
Очрашуда төркемнең лидеры, фин татары Дәниз Бәдретдин катнашачак.
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 17 апрель көнне Казанның “Смена” заманча мәдәният үзәгендә фин татарларының “Башкарма” төркеменең 1990 елда чыккан “Kизләү” альбомына багышланган лекция узачак.
“Безнең күптән мондый очрашу уздырырга теләк бар иде. Дәниз Бәдретдин (“Башкарма” төркеме музыкантларының берсе) хәзер Казанда, шуңа очрашуны шушы арада оештырырга уйладык. “Башкарма” төркеменең “Кизләү” исемле пластинкасы Казанда чыкты, ә калган ике альбомы – Финляндиядә. Очрашуда Дәниз Бәдретдин автор буларак катнаша. Ә тәнкыйтче итеп Динә Хакимованы чакырдык. Ул – музыкант, журналист. “Башкарма” белән таныш, бу төркемнең иҗатына багышланган берничә мәкаләсе бар”, - дип сөйләде Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе урынбасары, журналист, музыкант, әлеге чараны оештыручыларның берсе Рәдиф Кашапов.
“Башкарма”ны мин татарның беренче рок-группасы дип атар идем”, - ди ул.
Лекция татар телендә генә узачак. Моны аңлатып Рәдиф: “Бу очрашу русча булмый, чөнки җырлар татарча, төркем татарныкы, Дәнис Бәдретдин дә русча сөйләшми. Әмма лекциягә карата рус телендә аралашучы татарларда да кызыксыну бар. Аларга без видео яздырып, субтитрлар куеп, язманы интернетка эләргә уйлыйбыз” – диде ул.
Дәниз Бәдретдин – бизнесмен, музыкант. Фин татарлары вәкиле. Музыкаль эшчәнлеген Дәниз 1970-х елларда “Башкарма” рок-ансамбле белән башлап җибәрә. 1992 елда "Kazan Gruppasi Bedretdin" (кыскартып "KGB") исемле үз төркемен оештыра. Хәзер исә музыкант Муса Маликов белән оештырган Super Tatar төркеме аша татар халкына үз җырларын тәкъдим итә.
“1989 елда без беренче тапкыр гострольләр белән Татарстанга чыктык. Бу концертлардагы күп җырлар альбомга керде. Пластинканы чыгаргач, без Мәскәүдә ике зур концерт куйдык. Шуннан соң без Россиядә дә пластинкаларыбызны чыгара башладык. Финляндиядә 500 данә чыкса, Россиядә ул 5000нән артты. Безнең чәчәк аткан вакытыбыз бу альбом чыккан вакытка туры килде. Музыкантларның уйнауларында да, җырлауларында да профессионализм сизелә иде, гәрчә профессионаллар булмасак та. Төркем кичләрен җыелды, ә иртән без эшкә йөрдек”, – дип искә ала ул елларны музыкант.
“Башкарма” төркеме 1970 нче елларда Финляндиядә оеша. Төркемнең составы: Динә Азиз — вокал, Батул Хәйретдин — вокал, Алкара — акустик гитара, Кәрим Шакир — акустик гитара, бас-гитара, Дәниз Бәдретдин — акустик гитара, бас-гитара, вокал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз