news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда фильм төшерелгән урыннар буенча экскурсия узачак

Киносәяхәт 22 октябрьдә Кремльнең Спас манарасы янында башлана.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда 22 октябрьдә «90нчы еллар баешыннан 2000нче елларның таңына кадәр» экскурсиясе узачак, анда шәһәр турында төшерелгән фильм урыннарында булу каралган. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Экскурсия автобустагы сәяхәт фильмнар яки Казан искә алынган картиналар өчен фрагментлар төшерелгән кайбер локацияләр буенча узачак. Тулаем алганда, безнең бурыч - бу тема белән шәһәр халкын да, туристларны да кызыксындыру», - дип хәбәр итте «Тарихи мохит» оешмасы директоры Марат Корнилов.

Аның сүзләренчә, киносәяхәттә катнашучыларның сорауларына җавап бирүче гид булачак. Чара 13.00 сәгатьтә Кремльнең Спас манарасы янында башлана. Ул ике сәгать дәвам итәчәк, ә программа ахырында экскурсантларны «Мир» кинотеатрының «Сәхнә арты» белән таныштырачаклар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot