news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Филипп Вилл чыгыш ясаячак

28 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Франциянең гитарада уйнаучы виртуозлары” циклыннан концерт узачак

(Казан, 24 март, “Татар-информ”). 28 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Франциянең гитарада уйнаучы виртуозлары” циклыннан концерт узачак.

Музыка сөючеләр игътибарына гитарачы Филипп Вилл яңа программа тәкъдим итә. Филипп Вилл – Франциянең күренекле гитарачы. Ул Югары музыка мәктәбе профессоры, Парижның алтын медаленә ия булучы, күп кенә халыкара конкурсларда җиңү яулаган музыкант. Аның репертуары романтик музыка язучы композиторлар әсәрләреннән тора. Филипп Вилла күп кенә халыкара фестивальләрдә даими катнаша, 1998 елда “Ре” утравы Халыкара гитара фестивале”н оештыра. Концерт эшчәнлегеннән тыш, ул Ниорт шәһәрендәге Милли музыка мәктәбендә укыта, төрле бәйгеләрдә жюри әгъзасы була.
Башкалабызда Филипп Вилл композиторлар Фернандо Карулли, Наполеон Косте, Мауро Джулиани, Милан Тезар, Джозе Луиз Мерлин, Джоакуин Турина, Августин Барриос Мангоре әсәрләрен башкарачак, дип хәбәр иттеләр Зур концерт залының концертлар бүлегеннән.


news_right_1
news_right_2
news_bot