news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда филармония скверында 16 метрлы чыршы куйдылар - видео

Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында 16 метр биеклектәге чыршы куйдылар. Бүген аны бизәделәр. Бу хакта Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Былтыр биредә шулай ук чыршы куелган иде, ә скверның төп аллеясын яктырткычлар куелган аркалар бизәде.

Казанда төп чыршыны урнаштыру эше төгәлләнде диярлек - мультимедиа экраны монтажы тәмамланды, чыршының үзен 1280 лампочкадан торган «якты гөмбәз» әйләндереп алды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Казан» гаилә үзәге алдында төп Яңа ел чыршысын урнаштыру Казанга 14,8 млн сумга төшәчәк. Әмма Казан муниципаль предприятиеләр көче белән бизәләчәк, ә бюджет акчасы тотылмаячак, дип белдерде шәһәр хакимияте.

news_right_1
news_right_2
news_bot