news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Филармониада” VII Халыкара фестивале җитте

Оештыручылар анда 6 меңнән артык тамашачы килер дип ниятли

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 5-14 декабрь көннәрендә Казанда “Филармониада” VII Халыкара фестивале була. Аны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

Филармония директорының концерт эшчәнлеге буенча урынбасары Ренат Закиров бүген журналистлар белән очрашуда хәбәр иткәнчә, “Филармониада”га Россиянең 7 төбәгеннән һәм 8 илдән катнашучылар килүе көтелә. Фестиваль кысаларында композитор Александра Пахмутованың 85 яшьлек юбилее, артист Владимир Зельдинның 100 яшьлек юбилее һәм Чарли Чаплин тууына 125 ел тулуга багышланган юбилей концертлары уздырыла.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, “Филармониада” кебек фестиваль Россиядә башка юк һәм мондый масштабта уздырылучы чаралар да бармак белән генә санарлык.

Быелгы фестивальнең үзенчәлекләре шактый. Һәр елдагыча, фестивальдә катнашучылар кабатланмый һәм кызыклы, бай эчтәлекле программа тәкъдим итә. VII “Филармониада”ның бер көне (13 нче декабрь) төрки дөнья сәнгать осталары чыгышларына багышлана. Ул концертта Башкортстан, Кырым, Төркия, Казакъстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Саха-Якутия, Тыва төбәкләреннән артистлар катнашуы көтелә. Шулай ук бу кичне Татарстан артистларын һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышын карарга мөмкин була.

Фестиваль кысаларында, “Евгений Панфилов балеты” театры”ның “Ромео һәм Джульетта” балетын заманча куелышта тәкъдим итә.

Фестивальнең тагын бер үзенчәлекле көне — СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Зельдинның 100 яшьлек юбилеена багышлана. Киләсе елның февраль аенда 100 яшен түгәрәкләүче артист бүген дә сәхнәдә, бүген дә иҗат итә. Бу кичтә аның иҗат юлы белән таныштырга, Россия Армиясе Үзәк академия театры спектакльләреннән өзекләр карарга, Владимир Зельдин башкаруындагы җырлар һәм шигырьләр тыңларга һәм артист катнашуында танылган фильмнардан өзекләр күрергә мөмкин булачак. “Бу чарага тамашачыларның да кызыксынуы бар. Үзебезнең дә, аларның да бер гасыр гомер кичергән кешенең нинди булуы, ничек чыгыш ясавын күрү теләге зур. Барлык тамашачылар кебек үк, мин дә бу көнне бик дулкынланып көтәм”, - ди Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филлармониясе директоры Кадыйм Нуруллин.

“Musica Viva” (Мәскәү), “The Harlem GospeLive Revue” (АКШ) иҗат төркемнәре һәм чыгышы белән Көньяк Кореядан булган пианист Тэ-Хен Ким Казанга беренче тапкыр килә.

Оештыручылар фестиваль чараларына 6 меңнән артык тамашачы килер дип ниятли.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100